Әтнә районында татар халкының милли киемнәренә багышланган чара булды
(Әтнә, 24 март, «Татар-информ», «Әтнә таңы» ). Әтнә районы Күлле Киме төп мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музеенда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан татар халкының милли киемнәренә багышланган кичәләр булды. Кичәләр «Ачык сандык» һәм «Йөрәк тибеше аша күңелләргә үткән син — аһәңле бишек җырлары» дип исемләнгән иде. Анда татар халкының милли киемнәре белән таныштылар, бишек җырын тыңладылар. Күлле — Киме мәктәбе укучылары бу чараларда бик актив катнашты.