Казанда полиция терәк пунктына ут төрткән җинаятьче тоткарланды
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Дәрвишләр бистәсендәге полиция терәк пунктына ут төрткән җинаятьчене тоткарлаганнар, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Полиция терәк пунктын Казанда яшәүче элек хөкем ителгән 32 яшьлек ир-ат яндырган. Хәзерге вакытта ир-атны полиция бүлегенә китерделәр. Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген көндез билгесез ир-ат кулларына канистра тоткан килеш Дәрвишләр бистәсендәге 14 нче полиция терәк пунктына кергән һәм тамбур идәненә ут төрткән.