Башкортстанда 100 башкорт халык җырына патент алганнар
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы 100 башкорт халык җырыннан торган җыентыкка патент алды.
Алар арасында «оҙон көй», «һалмаҡ көй» һәм «ҡыҫҡа көй» кебек төрле жанрдагы җырлар да бар. Исемлеккә «Урал», «Буранбай», «Зөлхиҗә», «Кахым түрә», «Салават», «Гөлнәзирә» кебек популяр җырлар керде.
«Башинформ» га Халык иҗаты үзәгендә хәбәр итүләренчә, Россия патент мәгълүматлар базасына һәр композиция: җыр тарихы, ноталар һәм текст кертелгән. Шулай ук тыңлар өчен турыдан-туры сылтама бар. Патентланган җырларның тулы исемлеге Халык иҗаты үзәге сайтында урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда курайны Башкортстанның территориаль бренды итеп теркәделәр. 2020 елда Башкортстан республикасының матди булмаган мәдәни мирасы турында закон кабул ителде.