Алма-Атадан ерак түгел җир тетрәгән
(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Кичә Казахстанда Алма-Атадан 561 км ераклыкта җир тетрәү булган. «КАЗИНФОРМ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, «СОМЭ КН МОН РК» сейсмик станцияләре челтәрендә 27 мартта җирле вакыт белән 05:08 сәгатьтә җир тетрәү теркәлгән. Ул Алма-Атадан көньяк-көнчыгышка таба 561 км ераклыкта Кытай территориясендә булган. Җир тетрәү үзәге Кытай территориясендә күзәтелгән. Җир тетрәүнең энергетика классы 11.3 булган. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.