Галимова Яшел Үзәндәге гадәттән тыш хәл турында: Иң мөһиме - кешеләрне өйгә кайтару
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан хакимияте Яшел Үзәндә шартлау булган йортны торгызу һәм кешеләрне үз фатирларына тизрәк кайтару буенча чаралар күрә. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. «Хакимият тәкъдимнәр формалаштыра һәм аннан соң инде зыян күрүчеләр өчен нинди ярдәм кирәклеге аңлашылачак. Иң мөһиме - кешеләрне өйләренә кайтару», - диде Галимова. Бүгенге көндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы җитәкчелеге торак йортка ни дәрәҗәдә зыян килгәнлеге, анда яшәү куркыныч тудыру-тудырмавы, төзекләндерү мөмкинлеге һәм ремонт эшләре күпме вакыт алачагы турындагы хәлне бәяли. «Бу вакытта кешеләр Яшел Үзән шәһәренең бер шифаханәсендә торачак», - диде Галимова. «Татар-информ» элек Яшел Үзәндә тугыз катлы йортта берничә фатирны юк иткән шартлау булганлыгы турында хәбәр иткән иде. Фаҗига нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды, тагын дүртесе зыян күрде . Бүген йортта яшәүчеләр фатирлардан шәхси әйберләрен ала алды.