Яшел Үзәндә шартлау булган йортта яшәүчеләр фатирларыннан әйберләрен алды
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Яшел Үзәндә газ шартлаган йортта яшәүчеләр бүген иртән фатирларыннан шәхси әйберләрен ала алды. Бу хакта «Татар-информ»га Яшел Үзән районы хакимиятенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм матбугат чаралары белән элемтә бүлеге башлыгы Рәсим Хаҗиевтан әйтте. Кешеләр өйгә озата баручылар белән бергә чиратлашып керде. «Баштан бер фатир хуҗалары кереп үз әйберләрен алып чыга, шуннан соң йортка башка фатирдагы кешеләр керә», — дип аңлатты Рәсим Хаҗиев. Беренче мәгълүматларга караганда, йортның бишенче каттан тугызынчы катка кадәр зыян килгән фатирларын гына ремонтлаячаклар, түбән катларга зыян килмәгән. Хәзерге вакытта әлеге йортта яшәүче 12 кеше вакытлыча «Идел» шифаханәсендә урнашкан. Теләге булганнар анда кала ала яки аларга вакытлыча торак биреләчәк. «Кемдер туганнары янына китә. Әгәр кешеләрнең барыр җирләре булмаса, аларга муниципаль фондтан вакытлыча торак биреләчәк», - дип сөйләде Хаҗиев. Фатир эчендә тулы ремонт үткәрү буенча мәгълүмат юк. Шуңа да карамастан, Рәсим Хаҗиев торак тулысынча торгызылачак һәм фатирлар яшәү өчен яраклы булачак, диде. «Хәзерге вакытта төгәл мәгълүмат юк, чөнки подрядчы әле эшкә тотынмаган, оештыру мәсьәләләре хәл ителә», — дип аңлатты Рәсим Хаҗиев. «Татар-информ» элек Яшел Үзәндә тугыз катлы йортта шартлау булганлыгы турында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булды һәм тагын дүртесе зыян күрде. Бу факт буенча берничә җинаять эше ачылган, соңрак шартлауның сәбәбе суицид омтылышы дип аңлатылган. Кичә Яшел Үзән мэры ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы белән бергә йортны карап чыкты һәм яшәүчеләр үз әйберләрен икенче көнне фатирларыннан ала алачаклар , дип ышандырган иде.