Россия мөселманнары Ливандагы Сирия качакларына кием-салым һәм азык-төлек тапшырды
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россия мөселманнары «Зәкят» фонды аша Ливанда качаклар лагерендә яшәүче Сирия кешеләренә кием-салым һәм азык-төлек тапшырды. Фонд акчаларына балалар өчен мәйданчык төзелгән.
Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов «РИА Новости» агентлыгына сөйләгәнчә, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин кушуы буенча, Россия делегациясе гуманитар ярдәм күрсәтү өчен Ливанга һәм Сириягә барган. Сәфәр барышына берничә хәйрия чарасы планлаштырылган.
«Без Сириядән килгән 400дән артык балага, безнең фонд финанслаган вакытлы сыйныфларда укучыларга мәйданчык ачтык. Хәзер без балаларга спорт мәйданчыгы да ачтык, бу мәйданчык дөрес кыйммәтләр формалаштырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез», — диде Илдар Аляутдинов.
Мөфти әйткәнчә, белем бирү һәм балаларга тиешле тәрбия булмаганда «безнең тормышта дисбаланс китереп чыгара торган деструктив элементлар барлыкка килү» куркынычы бар.
«Шулай ук без ике лагерьдә дә булдык. Кимендә 500 балага җитәрлек кием-салым алып килдек. Ливанда „Зәкят“ фонды акчаларына алынган азык-төлек җыелмаларын тапшырдык», — диде мөфти.
Һәрбер азык-төлек кәрзине бер гаиләгә 20-25 көнгә исәпләнгән.
Чәршәмбе көнне делегация Бейруттан Дамаск шәһәренә китте, анда да берничә чара планлаштырылган.