Чаллыда үсмер малай тугызынчы каттан егылып төшеп һәлак булган
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда мәктәптә укучы малай тугызынчы каттан егылып төшкән һәм алган яраларыннан үлгән. Фаҗига бүген шәһәрнең 65 нче комплексында булган.
Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, яшүсмергә 14 яшь, ул Чаллыдагы бер мәктәптә өлкән сыйныфта укыган.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.