Айрат Фәррахов: Праймериз депутатлар эшендә өстенлекләрне билгеләргә мөмкинлек бирә
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ул сигезенче чакырылыш парламентның түбән палатасы составына керергә планлаштыруын, ә праймериз аңа эш юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирәчәген әйтте.
«Праймериз вакытында гражданнар белән очрашулар өстенлекләрне билгеләргә мөмкинлек бирә. Сайлаучылар белән мондый очрашуларның интенсивлыгын арттырырга планлаштырам», — диде Фәррахов.
Парламентарий бүген Татарстан Президентының ТР бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләре белән очрашуында федераль законнарга төзәтмәләр кертү мәсьәләләре күтәрелгәнлеген искәртте.
«Законнарга үзгәрешләр кертү бик мөһим, алар камилләшергә тиеш, әмма моның өчен эксперт һәм юридик база мөһим, парламентта нәтиҗәле эшләячәк профессиональ кешеләр кирәк», — диде Айрат Фәррахов.