Рөстәм Миңнеханов: Кече бизнеска ярдәм итү буенча Төркия тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия тәҗрибәсен үзләштерергә кушты. Анда Кече эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү берлеге үз продукциясен китерү өчен маркетплейсларны куллана торган кече бизнес логистикасына чыгымнарының 80 процентын түли. Бу хакта республика җитәкчесе эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнарда һәм шәһәр округларындагы вәкилләре белән очрашуында сөйләде.
Президентка тәкъдим белән үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кофейня челтәре җитәкчесе Илнар Шәмсетдинов мөрәҗәгать итте. Озакламый аның компаниясе Истанбулда беренче шундый кофе тәкъдим итү урыны ачарга планлаштыра. Бүген Төркиядә кече бизнеска ярдәм итү берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган тулы бер программалар комплексы эшли. Әйтик, чималны кофейняга җибәрү өчен маркетплейслар кулланган очракта, саклау һәм логистика чыгымнары 80 процентына кадәр субсидияләнәчәк.
«Бу тәҗрибәне кулланырга һәм федераль коллегаларга тәкъдим итәргә кирәк. Экспорт өлешендә [илдә] яхшы федераль программалар бар. Электрон сәүдә эшли башласын өчен безгә Икътисади үсеш министрлыгы һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына тәкъдим белән чыгарга кирәк. Мин икътисади үсеш министрына һәм кирәк булса, федераль Хөкүмәткә чыгарга әзер», — диде Рөстәм Миңнеханов.