«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь бәйгесе узды
![«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь бәйгесе узды](https://tatar-inform.tatar/attachments/fe68317b738fb76c482a9d8e43b08c3b6fdf8f34/store/fill/780/440/6dc851be221a06878213ad6b5900e7e61096205fdbb3273b558680d7807f/DSC_2118%5B1%5D.jpg)
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). 31 мартта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан шигырь сөйләү бәйгесе узды. Әлеге бәйге Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап, Нәзарәт җитәкчелеге, танылган татар шагыйрьләре, каләм ияләре, мөгаллимнәр катнашында үтте, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте. Көн дәвамында мәдрәсә шәкертләре намаз бүлмәсенә җыелып, көндезге бүлектә укучы 207 укучы жюрига Г.Тукайның һәм татар шагыйрьләренең дин, милләт, туган җир темасына багышланган шигырьләрен яттан сөйләп күрсәтте. Әлеге бәйге булачак имамнар һәм мөгаллимнәрнең халык алдында чыгыш ясау осталыкларын үстерү, туган телгә булган мәхәббәтне арттыру максатыннан үткәрелде. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләрне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, татар теле, әдәбият, ораторлык осталыгы мөгаллимнәре Гаптрәүф Нуриев, Флера Ханнанова, шагыйрь Рифат Сәлах, шагыйрә Ләйсән Солтанова бәяләде.