Түбән Камада «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен...» бәйгесендә ике яшьлек бала катнашкан
![Түбән Камада «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен...» бәйгесендә ике яшьлек бала катнашкан](https://tatar-inform.tatar/attachments/1851c94142ac23786fe56cfbf5f4f9f283c82368/store/fill/780/440/f480cc78cfc58a88ecdbb65ea991dd499159ee81e1b78f4bee986dd8ab6e/2318e309-aafe-4d28-8562-d4fb1e6b94e7.jpg)
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәк китапханәсендә нәфис сүз осталарының «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, — шушы булыр иң зур бүләгең!» муниципаль бәйгесенең сайлап алу этабы узды. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга, Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде. Быел бәйгедә катнашу өчен 205 кеше гариза җибәргән. Иң яшь катнашучыга — ике, ә иң олысына — 74 яшь. Бәйгедә Түбән Камадан гына түгел, Яшел Үзән, Тукай, Балтач районнары һәм Казан шәһәреннән дә катнашучылар булган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Сайлап алу турында хөкемдарлар нәфис сүз осталары чыгышын видеоязмалар буенча бәяләгән. Катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрен һәм шагыйрьгә, аның иҗатына багышланган шигырьләрен татар һәм рус телләрендә яттан сөйләгән. Жюри составына үзәк китапханә директорының балалар белән эш буенча урынбасары Римма Хәсәнова, Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты мөхәррире Гөләндәм Галиева, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы баш методисты Ләйсән Петрова, сәхнә әһелләре һәм педагоглар кергән. Бәйгенең сайлап алу этабында һәр яшь төркемендә иң яхшылар билгеләнгән. Финалга 46 кеше чыккан. Бәйгенең йомгаклау этабы 12 апрельдә узачак, һәр яшь төркемендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.