Бөгелмә районында өч сөтчелек фермасыннан торган беренче комплексны төзеделәр
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Бөгелмә муниципаль районының «Северная Нива» җәмгыятендә өч сөтчелек фермасыннан торган беренче сөт комплексы файдалануга тапшырылды. Ул 3550 сыерга исәпләнгән. Аның җитештерү куәте тәүлеккә 100 тонна тәшкил итә. Проектка 11 млрд сумнан артык инвестиция кертеләчәк.
Предприятиедә «Карусель» саву залы эшли. Җайланма бетонга утыртылган әйләнмә платформадан гыйбарәт. Бер үк вакытта анда 72 сыер савыла. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Комплекс территориясендә шулай ук терлекләр белән идарә итү буенча Dairy Comp 305 программасы һәм ашату белән идарә итү буенча WinMix программасы урнаштырылган һәм эшли. Хайваннар 100 процент унификацияләнгән номерлар белән тәэмин ителгән.
Ферманы комплектацияләү өчен голштин токымлы таналар Германиядән кайтарыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә тәүлеклеккә 19550 кг сөт савыла, нәселле бер сыер көнгә 25 кг сөт бирә.
Комплекс Татарстанның көньяк-көнчыгышы өчен җитди үсеш ноктасы булачак, шулай ук авыл территорияләренең тотрыклы социаль-икътисади үсешен тәэмин итәчәк.