«ШАЯН ТВ» каналы әдәби бәйге игълан итә
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдәби бәйге игълан итә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Бәйгедә катнашу өчен Габдулла Тукай иҗатыннан иң яраткан әсәрне укып видеога төшерергә кирәк. Әлеге видеоны үз аккаунтыңа @shaiantv билгеләп #шаянтукайныукый хештегы белән 15 апрельгә кадәр урнаштыру мөһим. Әлеге постка «Катнашам» дип язарга һәм ике дустыңны билгеләргә кирәк, ди оештыручылар.
Катнашучыларның видеоязмалары «ШАЯН ТВ» каналының Вконтакте социаль челтәре битендә урнаштырылачак, ә соңыннан тавыш бирү игълан ителәчәк.
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр биреләчәк.
1 урын — 15 000 сум;
2 урын — 10 000 сум;
3 урын — 5000 сум.