Айрат Фәррахов медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру кирәклеге турында әйтте
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 1 апрельдә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстанда сәламәтлек саклау темасына туры эфир үткәрде. Туры эфирда ул медицина хезмәткәрләре хезмәт хакларының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы турында белдерде. «Минемчә, пандемия кысаларында түләүләр тәмамланганнан соң, без ничек тә дәүләт тарафыннан табибларның җәмгыятьтәге ролен яңадан бәяләү мәсьәләсенә әйләнеп кайтачакбыз. Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы югарырак булырга тиеш. Иртәгә яңа инфекция килеп чыгарга мөмкин һәм без ул очракка әзер торырга тиеш», дип сөйләде депутат туры эфир вакытында. Айрат Фәррахов медицина хезмәткәләре җитмәвен дә билгеләп үтте. "Без кешеләрнең югары дәрәҗәле, заманча медицина ярдәме алырга теләвен күрәбез. Ә кадрлар дефициты бик зур. Шунлыктан медицина хезмәткәрләре җилкәсенә зур йөк төш», — диде депутат. Айрат Фәрраховның турыдан-туры эфирдагы тулы видеосын сылтама буенча карарга мөмкин.