Шамил Садыйков: «СалаваTik» проекты аша онытылган балалар җырларын яңартачакбыз
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «СалаваТik» җырлы-биюле проектында онытылган балалар җырларына яңа сулыш биреләчәк.
«Татар халкы мәдәни мираска бай. Балалар өчен иҗат ителгән җырларыбыз бар. Аларның күбесе онытылган. Максатыбыз — YouTube хостингында, TilTok, Инстаграмда онытылган балалар җырларын яңарту, балаларыбызны җырларга өйрәтү. Инглиз һәм рус телләрендә балалар җырлары күп, алар миллионлаган караулар җыя», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Аның сүзләренчә, милләтне тәрбияләү, татар телен пропагандалау, татар җырларын җырлау кечкенәдән башланырга тиеш. «Балалар татар җырларын җырлап үссәләр, туган телне, милләтне онытмый, милли-мәдәниятен яратып яшәячәк. Хәзерге заман баласы һәрдаим интернетта утыра, алар өчен махсус контент әзерләү — төп бурычыбыз», — диде ул.
Сәхнәгә куючы режиссер Гүзәл Шакирҗанова бу проектның моңа кадәр татар халкында булмаганлыгын әйтте. «Безнең җырларны балалар бакчасы тыңларлар дип өметләнәм. Барлыгы уналты җыр булачак. Бүгенге көндә „Әпипә“ һәм „Чума үрдәк, чума каз“ җырларын якынча унбер мең кеше карады», — диде ул.
Шамил Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка рәхмәтен белдерде. «Проект алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм», — диде ул.