Татарстан вәкиллегендә Мәскәүдә татар композиторлары оешмасы төзү турында сөйләштеләр
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Россия, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин яңа уртак проектларны гамәлгә ашыру, шул исәптән Мәскәүдә татар композиторлары берләшмәсен булдыру мөмкинлекләре хакында фикер алышты. Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Равил Әхмәтшин кунакка Вәкиллекнең социаль-мәдәни өлкәдәге планлаштырылган чаралары турында сөйләде. Рәшит Кәлимуллин Равил Әхмәтшинга узган елда композиторның 60 яшьлек юбилее уңаеннан дөнья күргән «От истоков к ритмам Вселенной» дигән китап бүләк итте. Анда Рәшит Фәһим улының Татарстанның яшь композиторлары һәм укучылары иҗатында дәвам иткән үзенчәлекле композиторлык мәктәбе формалашуы хакында сүз бара. Россия һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин Россия Композиторлар берлеген 2015 елның декабрендә җитәкләде.