«СалаваTik» проекты «Ак барс» уенчылары өчен «Чума үрдәк, чума каз» көенә җыр яздыра
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары эшләгән «СалаваТik» җырлы-биюле проекты «Ак барс» хоккей командасы өчен татар һәм рус телләрендә җыр чыгара. «Ак барс» хоккей командасы өчен татар һәм рус телендә җыр әзерләдек. Ул «Чума үрдәк, чума каз» җыры көенә язылды. «Ак барс» хоккей командасы уеннары вакытында аны миллионлаган кеше тыңлый алачак. Хоккейчылар да балаларның җырын ишетеп, дәртләнеп уйнар», — диде «Татар-информ»да үткән матбугат очрашуында «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. Мөхәррир «СалаваTik» проектын зур мәктәп дип атады. «Балалар бездә бик күп төрле осталыкларга өйрәнә: алар бииләр дә, җырлыйлар да. Ике атна саен сишәмбе көнне бер җыр чыга. „СалаваTik“ проекты видеоларын YouTube хостингында, TilTok, Инстаграмда күрергә мөмкин», — дип сөйләде ул.