Нәзарәт кубогына татар милли көрәшендә җиңүчеләр арасында Гомрәгә юллама уйнатылачак
![Нәзарәт кубогына татар милли көрәшендә җиңүчеләр арасында Гомрәгә юллама уйнатылачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/2b164f85edd8f8d1c4e72906d3d345176c9e3468/store/crop_and_fill/0/0/900/600/780/440/4f55a639b1e49ea966ada944d3e1043ca1eb861c974b07bb3fabc4905647/instagram_20211.jpg)
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә Диния нәзарәте кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча XII россиякүләм турниры узачак. Беренче урынны яулаучылар арасында җирәбә буенче Гомрәгә юллама уйнатылачак. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, турнир Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланып үткәрелә. Шәһәрнең «Витязь» спорт комплексында узачак ярышта Татарстан һәм башка төбәкләрдән 100 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү максатын куя. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы Кубогы тапшырыла. Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдаләре буенча тест узган мөселманнар кертелә. Көрәш — 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар — 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узачак.