Муса Җәлилнең Чирмешән районында туган адашлары герой исемен данлый
(Чирмешән, 1 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Муса Җәлилнең Чирмешән районында туган адашлары герой исемен данлый. Муса белән Җәлил 1966 елда туган игезәкләр. Герой-шагыйрьнең Иске Үтәмештә туган адашларына быел 55 яшь тулды.
«Әти белән әни безгә Хәсән һәм Хөсәен исеме кушарга килешәләр. Шуннан соң әти, таныклык алырга дип, авыл Советына бара. Туры килү кирәк бит, нәкъ шунда Казаннан килгән бер язучы да була. Ничек инде Муса Җәлилнең юбилее елында андый исем кушасыз, иң яхшысы — Муса белән Җәлил», ди Муса Вилданов.
«Без белгәндә Иске Үтәмештә Муса һәм Җәлил исемен йөртүчеләр башка юк иде», — ди районның элеккеге архитекторы, бүген Чирмешәндә төзелеш, проектлау буенча үз эшен алып баручы белгеч, эшкуар Муса Габделхак улы.
Игезәкләрнең икенчесе — Җәлил бүген Биектау районында яши. Белгечлеге буенча рәссам-бизәүче ул. Казан художество училищесын тәмамлаган. Агач эше остасы буларак, Җәлил Габделхак улы агач эшләнмәләре — җиһазлар, сыннар ясый. Иске Үтәмештәге нигез йортын да ул бизәкләгән.
Муса белән Җәлил — икесе ике төрле: берсе сабыр, икенчесе кызуырак, йөз-кыяфәтләре дә аерыла — Муса әтисенә, Җәлил әнисенә охшаганнар. Сүз уңаеннан, игезәкләрнең тагын ике абыйлары бар: Фәйзелхак Чирмешәндә төпләнгән, рәсем ясау остасы, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, Фәйзерахман Казанда, инженер-химик.
Быел халкыбызның горур улы Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Ул үзе исән булмаса да, аның исеме яши, аның исемен башкалар да данлый.