Татарстанда 26 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертергә тәкъдим иттеләр
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе республикада 26 апрельдән 16 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев хәбәр итте. Министр урынбасары янгынга каршы махсус режим кертелгән вакытта Татарстанның бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп-чар яндыруга тулы тыю кертеләчәген әйтте. «Учак һәм мангалларда, шулай ук урман кишәрлекләре белән чиктәш торак пунктларда учакта ризык әзерләү тыела. Моннан тыш, 1-3 класс куркынычлы пиротехника әйберләрен куллануны тыю кертеләчәк», - дип өстәде Сергеев. Элек «Татар-информ» узган ел үлән һәм чүп-чар яндырган өчен 330дан артык штраф язылганлыгын хәбәр иткән иде.