Татарстанда тагын 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 34 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, эпидемия башланганнан алып әлеге инфекцияне йоктыручылар саны 19 732 кешегә җитте», — дип хәбәр итте ул.
ТР баш санитар табибы урынбасары сүзләренчә, бер тәүлек эчендә белгечләр коронавируска 7,8 мең тест үткәргән, Татарстанда барлыгы 2,2 миллионнан артык кеше бу процедураны узган.
Республикада коронавирус йоктыруда яки авырулар белән аралашуда шикләнелгән 3 296 кеше табиблар күзәтүендә кала.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада 16,8 меңнән артык кешенең (шуларның 55е — узган тәүлектә) коронавирустан терелүен искәртте.