Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Апрель
2021

Габдулла Тукай музеенда яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды

0
Габдулла Тукай музеенда яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай: яшьләр карашы» яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды. Ул 3 майга кадәр эшләячәк. «Яшьләр Тукайның образын, аның әсәрләре образларын ничек күзаллый — безгә менә шул кызык булды. Шулай ук, күргәзмәдә татар милли традицияләрен алга сөрүче эшләр дә бар», — дип ачып җибәрде Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова. Күргәзмәгә 16 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге рәссамнарның эшләре кабул ителгән. «Күргәзмәне ел башыннан планлаштырган идек. Татарстанның Мәдәният министрлыгына да, Рәссамнар берлегенә дә, шәхси рәссамнарга да мөрәҗәгать иттек», — диде музей җитәкчесе. Казан, Чаллы, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән төрле жанрларда башкарылган эшләр килеп ирешкән. «Тукай чыннан да модада ул. Татар музыкасын, татар әдәбиятын уку да модада, бу безне сөендерә. Тукай безнең замандаш. Тукай иҗаты яшьләр буынын да илһамландыра. Яшьләр буыны милли мирасны алдагы буыннарга да таратыр дигән өмет бар», — диде Татарстанның Милли музей генераль директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алиса Вяткина. ТР Рәссамнар берлегенең идарә рәисе Альберт Шиһабиев стиль һәм сюжет ягыннан күргәзмәнең шактый үзенчәлекле килеп чыкканын искәртте. «Тукай — модада!» — бу инде шигарь генә түгел, безнең яшьләрнең эш юнәлеше дә», — диде. «Яшьләрнең Тукайны ничек кабул итүе, йөрәк аша ничек үткәрүләре безнең өчен бик кызык. Тукайны һәр яңа буын үзенең замандашы итеп тоя. Бу әдәбиятта сирәк очрый торган феномен. Тукайны укыйсың да, ул бүгенге заман турында язган сыман», — диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла. Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова да үз бәясен бирде. «Әле яшьләр эшеннән генә торган күргәзмә булганы юк иде кебек. Сәнгатьнең кайсы юнәлешен алсак та, Тукай һәрвакыт үзенчәлекле сурәтләнде. Сынлы сәнгатьтә бүгенге яшьләр Тукайны заманча күрсәтә, алар ирекле, төсләрне дә ирекле куллана, бу ясау алымнарында да чагыла», — дип белдерде. «Тукай илһамландырды, мин үз эшләремдә милли, татар-төрки темаларны чагылдырырга тырыштым. „Исәнме?“, „Син әзерме?“, „Кем син?“ дигән сүзләрне төрки руннар һәм гарәп имлясы белән бергә яздым. Рун әлифбасын өйрәнә башладым да, иҗатымда да чагылдыра башладым», — дип сөйләде Истанбул университетында укучы яшь рәссам Айзат Минһаҗ. Күргәзмәдә коллаж техникасында портретлар, төрле стильдә башкарылган әкият геройлары сурәтләнгән эшләр дә бар.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о сезонном оформлении городских пространств





Москва

Скрывавшаяся от родственников юная чеченка покинула московский отдел полиции


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о сезонном оформлении городских пространств



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Несчастный случай

Несчастный случай произошел на судостроительном заводе Томской области




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

ЦСКА в Петербурге обыграл "Зенит" и повел 1/2 финала Единой Лиги ВТБ

В этот день ровно 30 лет назад будущий президент Российской Федерации был гидом будущего короля Великобритании в экскурсии по Ленинграду

В Москве пройдет заплыв «Кубок Чемпионов» от организаторов Swimcup. В старте, который пройдет в гребном канале «Москва», примут участие более 1000 пловцов


WTA

Виктория Азаренко пробилась в четвертьфинал турнира WTA в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Москва будет петь A Cappella. Стартует международный фестиваль



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России