Татарстанда быел илкүләм проектлар буенча ике мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда «Демография», «Мәгариф» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары ярдәмендә 2021 елда ике яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак.
«Татарстанда 2020 елда «Мәгариф» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында биш гомуми белем бирү оешмасы ачылды, 2021 елда тагын ике мәктәп ачу планлаштырыла. «Демография» илкүләм проекты буенча 2020 елда 12 балалар бакчасы ачылды, 2021 елда 16 мәктәпкәчә учреждение ачу планлаштырыла», — дип сөйләделәр республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Искәртик, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда старт бирде. 2020 елның 21 июлендә РФ Президенты указы белән илкүләм максатларга ирешү срогы 2030 елга кадәр озайтылды. Россиялеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге, уңайлы мохитне үстерү, үз эшен булдыру һәм талантларны үстерү мөмкинлекләрен киңәйтү, шулай ук хезмәт нәтиҗәлелеген һәм эшмәкәрлекнең уңышлы булуын арттыру төп максат итеп куелды.