Татарстанда Дәүләт Думасына алдан тавыш бирү этабы тәмамланды
(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Сәгать 20.00дә Татарстанда Дәүләт Думасы сайлаулары алдыннан «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирү этабы узган хисап участоклары ябылды. Участокларда эш Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырылды.
Сайлаучылар федераль һәм бер мандатлы округлар буенча кандидатлар сайлады.
Республикада праймеризында 96 кандидат катнашты. Алар арасында волонтерлар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр бар.
Тавышларны санау участоклар ябылганнан соң һәм онлайн-тавыш бирү процедурасы тәмамлангач ук башланды. «Бердәм Россия» праймеризы нәтиҗәләре буенча кандидатлар рейтингы төзеләчәк. Сентябрьдә сайлауларга барачак партия вәкилләре исемлеге 19 июньдә партия съездында расланачак.