Узган тәүлектә Татарстанда 10 кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 10 кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән.
«1933, 1941, 1942, 1943, 1947, 1947 елларда туган алты хатын-кыз һәм 1939, 1947, 1951, 1956 елларда туган дүрт ир-ат үлгән», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Республикада пандемия башланганнан алып, 1265 кеше ковид чиреннән үлгән.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 235 кеше ковид йоктырган.