Рамил Муллин: «Волонтер булу – гадәти шөгыль генә түгел, ул яшәү рәвеше дә»
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Ковер» үзәгендә волонтерларга багышланган зур чара узды. Аларны котларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина килде. Бу хакта үбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Түбән Кама волонтерлар үзәге медицина, экология, хайваннарга ярдәм итү, югалган кешеләрне эзләү һәм башка юнәлешләрдә күп эш башкара. Рамил Муллин һәр юнәлешнең эшчәнлеге белән танышып чыкты. Читать дальше...