Вьетнамда «Спутник V» производствосын булдыру турында килешү имзаладылар
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Россия Туры инвестицияләр фонды һәм «Биннофарм групп» Вьетнамның T& T Group компаниясе белән «Спутник V» вакцинасының тулы циклы производствосын булдыру турында килешүгә имза куйдылар. Документларны имзалаганда Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм Вьетнам Премьер-министры урынбасары Ле Ван Тхань катнашты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Моннан тыш, Россия Туры инвестицияләр фонды, «Вабиотек» һәм Вьетнамның «СОВИКО» компаниясе арасында Вьетнам территориясендә «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналарын тутыру һәм төрү буенча хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 2021 елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин телефоннан сөйләшкәндә Вьетнам башлыгы Нгуен Суан Фук белән республика территориясендә коронавирустан Россия вакцинасын җитештерүне оештыру турында килеште.