Уфада галим-тел белгече Флорида Фазылова вафат булган
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Уфада филология фәннәре кандидаты, Уфа Тарих, тел һәм әдәбият институтының әдәбият бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Флорида Сәлим кызы Фазылова кинәт вафат булган. Аңа 59 яшь иде.
Флорида Фазылова башкорт шигърияте өлкәсендә белгеч, Мостай Кәримнең 11 томлык әсәрләренең тулы җыентыгын төзүче галим-тикшеренүче. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
«Башкортстан дәүләт университетында филология факультетында бергә укыдык, бер студентлар тулай торагында биш ел буе яшәдек. Кичә генә исәнләштек, елмаештык. Аның ике улы калды. Туганнарына һәм якыннарына сабырлык телим», — дип язган социаль челтәрләрдәге үз битендә тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Зөһрә Рәхмәтуллина.