Иртәгә Башкортстанның Кушнаренко районында татар генералы Даян Мурзинга бюст ачыла
(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә Башкортстанның Кушнаренко районында татар генералы Даян Мурзинга бюст ачылачак.
«Иртәгә без зурлап Уфага барабыз. Татар генералы Даян Мурзинга бюст ачачакбыз», — диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев утырыш вакытында.
Даян Мурзин — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Чехословакия Герое, Чехия һәм Словакиянең 15 шәһәренең почетлы гражданины, халык телендә «кара генерал» дип йөртелә.
Васил Шәйхразиев Уфага бер тонна татар китапларын алып барачаклары турында әйтте. «Дәүләт кысалары программасы нигезендә алып барабыз. Костюмнар, китаплар татар кешесенә барып җитәргә тиеш. Милләттәшләребез татар булганга рухланып, башка кешеләргә дә үрнәк булып яшәргә тиеш. Халык күрә, халык рәхмәтле, алар рухлану ала», — дип өстәде ул.