Рамил Муллин: «Волонтер булу – гадәти шөгыль генә түгел, ул яшәү рәвеше дә»
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Ковер» үзәгендә волонтерларга багышланган зур чара узды. Аларны котларга Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина килде. Бу хакта үбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Түбән Кама волонтерлар үзәге медицина, экология, хайваннарга ярдәм итү, югалган кешеләрне эзләү һәм башка юнәлешләрдә күп эш башкара. Рамил Муллин һәр юнәлешнең эшчәнлеге белән танышып чыкты. Аны бигрәк тә мәктәп укучысы Руслан Атакишиев тарафыннан волонтерлык эшчәнлеген бәяләү өчен эшләнгән кушымта, шулай ук эзләү-коткару отряды һәм волонтер-медиклар эшчәнлеге кызыксындырды. «Барс» отряды вәкилләре Рамил Муллинны хәтта дөньякүләм «Кызгылт-сары җеп» хәрәкәтендә катнашырга да җәлеп иттеләр. «Бердәм булганда, күп нәрсәне хәл итеп була. Сез ихластан һәм күңел өчен эшлисез. Сез кешеләргә яктылык, ихласлык һәм шатлык китерәсез. Волонтер булу — гадәти шөгыль генә түгел, ул яшәү рәвеше дә», — диде Рамил Муллин. «Без башкаларга яхшылык бүләк иткәндә, бу игелек тарала һәм мин бу игелек марафонының чиксез булуын телим», — дип, рәхмәт белдерде Марина Камелина. Бәйрәмдә эшләрендә аерылып торган волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырылды, ихлас теләкләр теләнде.