«Татмедиа» җитәкчелеге журналист Алексей Краснов вафат булу сәбәпле кайгы уртаклаша
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге һәм коллективы, журналист Алексей Краснов вафат булу сәбәпле, аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Краснов 1997 елдан «Казанские ведомости» газетасында эшли, анда баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. «Алексей Петрович - массакүләм мәгълүмат чараларында эшләү тәҗрибәсе зур булган кеше. <…> Ул үз эшенең остасы иде, эштә үзгәрешләрдән курыкмады», — дип сөйли аның турында хезмәттәшләре. Газета хезмәткәрләре аны демократик, тугры иптәш, дип атый. Ул тормыш сөючән һәм юмор хисенә ия кеше булган. "Без аның туганнары һәм дуслары белән бергә кайгырабыз», — диде медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков.