Самарада 2022 елгы истәлекле көннәр һәм вакыйгаларга багышланган татар календаре чыга
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Узган еллардагы кебек быел да Самарада да 2022 елгы истәлекле даталар һәм вакыйгаларга багышланган традицион татар календаре дөнья күрәчәк.
«Самара татарлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, басма күренекле милләттәшләребез киләсе елда булачак юбилейларын, бәйрәмнәрне, тарихи даталар һәм башка файдалы мәгълүматларны үз эченә ала.
Иллюстрацияле календарь битләреннән Самара өлкәсе территориясендәге мөселман дини оешмалары, милли иҗтимагый берләшмәләр һәм белем бирү учреждениеләре турында белергә мөмкин. Татар халкының популяр Интернет-ресурслары, гореф-гадәтләре һәм татарлар турында кызыклы фактлар белән танышырга була.
Календарь «Самара татарлары» журналына еллык кушымта булып тора. Басма «Самара өлкәсенең татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе» һәм Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте ярдәмендә нәшер ителә, диелә хәбәрдә.