Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә тагын биш кеше коронавирустан үлгән. Пандемия башланганнан алып республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1 368гә җитте.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
1961 елгы ир-ат һәм 1940, 1946, 1949, 1951 елгы хатын-кызлар коронавирус инфекциясе корбаны булган.