Россиядә 70,8 миллион кеше коронавируска каршы тулы вакцинация узган
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 70,8 миллион кеше коронавирус инфекциясенә каршы тулы вакцинация узган. РФ вице-премьеры Татьяна Голикова шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «17 декабрьгә булган мәгълүматлар буенча, 76 523 086 кеше вакцинаның беренче компонентын алган, 70 831 362 кеше вакцинациянең тулы циклын үткән», - диде Голикова. Илдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы күмәк иммунитет 58,2 процентка җиткән.