«Әкият» балалар үзәгендә чыршы бәйрәмендә җырчы Лэйна һәм«СалаваTik»лар катнашачак
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). 2021 елның 21 декабрендә, 17.30 сәгатьтә «Әкият» балалар үзәгендә «Татарча Чыршы бәйрәме» үтәчәк. Әлеге чарада «СалаваTik» төркеме, Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук тылсымлы урманда яшәүчеләр катнашачак. Махсус кунак — танылган җырчысы Лэйна. «СалаваTik» төркеме — «Татмедиа JUNIOR» нигезендә барлыкка килгән «Салават күпере» журналы проекты. «СалаваTik» кыска гына вакыт аралыгында популярлык казанды, үз тамашачысын тапты. Татар телендәге моңлы һәм шаян җырлар аша үсеп килүче буынны тәрбияләү — проектның төп максаты. Күпләр кечкенәдән тыңлап, җырлап үскән татарча балалар җырларын бүгенге буынга аңлаешлы формада өйрәтү, танытуда «СалаваTik» мөһим урын алып тора. «СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнаша. Алар — Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Балаларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерли. Ул проектта катнашучыларга җырларны өйрәтә, тавышларын куя. Бию хәрәкәтләрен балалар «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова ярдәме белән өйрәнә. Ә җырларның аранжировкасын сәнгать остасы, музыкант Руслан Әмиров әзерли. Концерт программасында «СалаваTik»лар барлыгы 10 җыр башкара. Һәр нәни тамашачы — «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын укучылар — аларга кушылып бии дә, җырлый да алачак. Үз осталыкларын күрсәткән балаларга бүләкләр тапшырылачак.