Татарстан салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын кертүдә катнаша
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын гамәлгә кертү буенча экспериментта катнашырга ниятли. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты президиумы утырышында (анда федераль закон проектлары хакында фикер алыштылар) шулай дип белдерде. «Бу бизнесның билгеле бер категориясе өчен преференция булачак. Закон проектын хупларга кирәк дип саныйм. Эксперимент дүрт субъектта узачак. Татарстан аны әйләнеп үтә алмый. Безгә тәкъдим иттеләр, без бу экспериментта катнашу мөмкин һәм кирәк дип таптык. Аның тиңдәшен үзмәшгульләр белән булган уңай тәҗрибәне исәпкә алып үткәрдек», - дип искәртте парламент башлыгы. Экспериментта Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Калуга өлкәсе, Татарстан Республикасы катнашачак. Ул 2022 елның 1 июлендә үткәрелә башлап, 2027 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. «Яңа салым режимына ирекле нигездә, сатудан кергән табышлары - елына 60 миллион сумнан, эшчеләр саны биш кешедән артык булмаган очракта, оешмалар һәм шәхси эшкуарлар күчә алачак. Салым салуның ике объекты (8 процент ставкалы “керемнәр” һәм 20 процент ставкалы “керемнәр минус чыгымнар”) күздә тотыла. Бу гамәлдәге гадиләштерелгән салым салу системасыннан берникадәр югарырак булса да, аның үз өстенлекләре бар», - дип искәртте Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин. Парламентарий иминият взнослары түләүдән тулысынча азат ителүне салым түләүчеләр өчен яңа салым режимының өстенлекләреннән берсе дип атады. Өстәвенә, салым органына, Пенсия фондына һәм Социаль иминият фондына хисап тапшырырга кирәкми.