Ел башыннан Татарстан юлларындагы аварияләрдә үлгән балалар саны ике тапкыр арткан
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Ел башыннан алып Татарстан юлларындагы аварияләрдә һәлак булган балалар саны ике тапкыр арткан. ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Министрлар Кабинеты һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында шулай дип белдерде. Әгәр узган елда юл һәлакәтләрендә 8 баланың гомере өзелсә, быел аларның саны 14кә җиткән, дип искәртте ведомство башлыгы. «Бу борчу уята, әлбәттә. Балалар вазгыятькә йогынты ясый алмый. Биредә олыларның гаебе зур», - диде Хохорин. Ул билгеләп үткәнчә, барыннан да элек үз автомобильләрендә каршы як полосага чыккан яки рульгә исерек килеш утырган пассажир балалар һәлак була.