2022 елда Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикә һәйкәле тантаналы рәвештә ачылачак
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Касыйм шәһәреннән килгән делегация Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда Касыйм шәһәре хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Светлана Андреева, Касыйм шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Бикуев һ.б. катнашты. Әңгәмә барышында Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую хакында фикер алыштылар. Проект Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең шәхси катнашы белән һәм аның ярдәмендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, шәһәр хакимияте һәм төбәкнең Татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Һәйкәлнең авторы – Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Вениамин Сидоренко, ул Кронштадт шәһәрендә коелган. Һәйкәл ике юбилей: Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүче халыкларның ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә - 1100 һәм Касыйм шәһәренә нигез салынуга (алга таба ул Касыйм ханлыгының башкаласы була) 870 ел тулу уңаеннан 2022 елда тантаналы рәвештә ачылачак. РФ мөселманнары Диния нәзарәте Касыйм шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе белән берлектә юбилей тантанасы кысаларында бай фәнни һәм мәдәни программа әзерли.