Татарстанда томан, кар һәм бозлавык көтелә
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстан территориясендә томан төшүе, кар һәм юеш кар явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Көн болытлы булачак, аерым районнарда төнлә бозлавык хасил булуы көтелә. Талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -2..-7, көндезге сәгатьләрдә -5..0 градус тәшкил итәчәк.