Мөхәммәтшин Татарстанда уза торган кайбер фестивальләрнең атамаларын тәнкыйтьләде
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда үткәрелә торган милли фестивальләрнең атамаларын республикада яшәүче халыкларның туган телләрендә язарга кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Халыклар дуслыгы йортында узган Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗәләр ясауга багышланган чарада шулай дип белдерде. «Миңа халыкара фестивальләрнең инглиз телендәге атамасы ошамый. Татарстанда оештырыла торган чараларны үз телебездә атыйк әле», - диде Мөхәммәтшин. Ул быел республикада Uen fest, TatCultFest һ.б. чаралар үтүен искәртте. Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗә ясадылар.