Казаннан Магнитогорскига яңа авиарейс 3 гыйнварда ачыла
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казан - Магнитогорск яңа маршруты буенча авиарейслар киләсе елның 3 гыйнварыннан башланачак. Бу хакта «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Магнитогорскига туры рейслар атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 50 урынга исәпләнгән CRJ-200 һава судноларында башкарылачак», - диделәр авиапассажир йөртү оешмасы матбугат хезмәтендә.
Казаннан самолет 4.50 сәгатьтә очачак һәм Магнитогорск аэропортына 8.15 сәгатьтә барып җитә. Магнитогорскидан кире очу 9.10 сәгатьтә планлаштырылган, Татарстан башкаласына 8.25 сәгатьтә килеп җитәчәк. «Барлык аэропортлар өчен җирле вакыт күрсәтелгән», — диделәр компаниядә.
Очыш озынлыгы бер сәгатьтән артык тәшкил итә.