Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе»н бүләкләү тантанасында республика казанышларын атады
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе — 2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Үз чыгышында ул төбәкнең узып баручы елда ирешелгән казанышларын санап үтте. Чара «Корстон» комплексында узды. Анда катнашучылар арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин бар иде. Чарада республикада узган вакыйгаларга һәм елның төп икътисади нәтиҗәләренә багышланган фильм күрсәттеләр. Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул 2021 елга йомгак ясады һәм 2022 елга төп бурычларны билгеләде, шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләренең республика алдында торган бурычларны хәл итүгә керткән өлеше турында сөйләде. «Узып баручы ел безнең өчен пандемия аркасында җиңел булмады. Безнең төп бурыч - гражданнарның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау», - диде ул. Ул табибларга һәм медицина персоналына — фидакарь хезмәтләре, предприятие һәм оешма башлыкларына - санитар чараларны тәэмин итүләре һәм вакцинацияләүне оештыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде ТР Президенты сүзләренчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, Татарстанда төп күрсәткечләр буенча үсеш тәэмин ителгән. Ул шулай ук ил җитәкчелегенә һәм шәхсән РФ Президенты Владимир Путинга гражданнар һәм икътисадка ярдәм итүнең үз вакытында һәм масштаблы чаралары өчен рәхмәт белдерде. Ул авыл хуҗалыгының ирешелгән уңышларын аерым искә алды. Корылыклы 2021 елда 2,4 млн тонна ашлык җыеп алынды, 2010 елда шул ук корылык белән чагыштырганда 0,7 млн тонна җыелган иде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре шулай ук 1,95 млн тонна сөт, 539 мең тонна ит һәм 1,5 млрд йомырка җитештергән. Гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен Татарстанда 12 илкүләм проект, 44 республика программасы һәм алты дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Алар кысаларында сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт объектлары төзелде һәм ремонтланды. Бу максатларга барлыгы 96,6 млрд сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Тагын 55 млрд сумнан артык төбәк һәм муниципаль юллар төзү һәм ремонтлауга тотылган. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, киләсе 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. «Цифрлы технологияләр - безнең гражданнарның тормыш сыйфатын һәм бизнесның көндәшлеккә сәләтен арттыра торган инструмент. Һәр җитәкче үзе цифрлаштыруда һәм алдынгы технологияләрне кертүдә катнашыр дип өметләнәм», - диде ул. Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Дуслык ордены белән «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев бүләкләнде. РФ Президенты Рәхмәте «ТГК-16» АҖ генераль директоры Эдуард Галиевка белдерелде. Шуннан соң «Ел җитәкчесе — 2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын игълан итү булды.