Татарстанда 25 градуска кадәр салкынайта
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 29 декабрьдә, Татарстанда салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшә. Көньяк-көнбатыштан салмак җил юнәлешен көндез көньяк-көнчыгышка таба алмаштырачак. Юлларда янә бозлавык хасил була, дип искәртә синоптиклар. Төнлә республика буенча һава температурасы 17-22 градус салкын булачак, аязган вакытта һәм түбән урыннарда -25 градуска кадәр күзәтелә. Көндез һава температурасы 12-17 градуска кадәр күтәрелә. Төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак, иң салкын як көньяк-көнчыгышта булачак. Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстан территориясендә акрынлап температура фоны күтәрелә башлый. Яңа елның беренче көнендә нуль градус булырга мөмкин.