103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2021

Миңнеханов Татарстаннан VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашу уздырды

0

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республикадан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән беренче очрашуы узды. Фикер алышуның төп темалары федераль максатчан программаларда катнашу һәм федераль дәрәҗәдә закон чыгару инициативаларын алга этәрү булды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, ә видеоконференция элемтә режимында — муниципаль берәмлекләр катнашты.

Яңа чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан 15 депутат керде, аларның 10сы беренче тапкыр сайланды.

«Быел безнең республиканың Дәүләт Думасындагы вәкиллеге шактый яңарды. Мондый составта без зур нәтиҗәләргә ирешә алырбыз дип ышанам. Өч депутатыбыз Дәүләт Думасы комитетларын җитәкли, икесе — комитет рәисләре урынбасарлары, калганнары — профильле комитетлар әгъзалары», — диде Татарстан Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2021 ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Тулаем төбәк продукты 3,2 трлн сум тәшкил итте, сәнәгать җитештерүе индексы 108,3 процент дәрәҗәсендә, озатылган продукция күләме — 3,8 млрд сум.

Ул мондый саннар пандемия һәм икътисади кризис зыян китергән икътисадның җанлануы турында сөйли, диде. Шуңа да карамастан, ирешелгәннәрдә тынычланырга ярамый, югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм уңай динамиканы саклап калырга кирәк. «Барлык предприятиеләр дә тулысынча торгызылмаган. Аларга ярдәм итү эшен дәвам итәргә кирәк. Моннан тыш, кече һәм урта бизнес та игътибар таләп итә», — дип саный ТР Президенты.

Шулай ук чара барышында сайлаучылар наказларын үтәү буенча үткәрелә торган эш темасы да күтәрелде. Сайлау кампаниясе вакытында 5,4 меңнән артык наказ алынган, аларның бер өлеше республика программаларын формалаштырганда хәл ителгән, икенчеләре Россия Президенты Владимир Путин указы буенча илдә тормышка ашырыла торган федераль программаларга һәм милли проектларга керәчәк, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эшче төркемнәр эшчәнлеге сайлаучылар наказларын үтәүгә юнәлдерелергә тиеш», — диде Президент.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, үз чиратында, республика мәнфәгатьләрен алга этәрү буенча закон чыгару эшчәнлеген алып бару, закон чыгару инициативаларын алып бару һәм беркетелгән сайлау округларында эш алып баруны өстенлекле бурычлар буларак билгеләп үтте. Ул искәрткәнчә, алдагы наказлар буенча төзелгән «юл картасы» 90 процентка диярлек үтәлгән.

«Хәзерге вакытта бик күп федераль программалар гамәлгә ашырыла, аларда төбәкләр дә актив катнаша ала. Безгә бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк», — диде ул.

Татарстан Президенты куйган бурычларны үтәү өчен VIII чакырылыш Дәүләт Думасында профильле юнәлешләр буенча 17 эш төркеме төзелде. Анда Татарстаннан депутатлар да, федераль парламентарийлар да катнаша. Россия парламентының түбән палатасында Татарстан депутатларының координаторы итеп Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов билгеләнде.





Губернаторы России
Москва

Собянин посоветовал москвичам пересаживаться на электромобили





Москва

Терапевт Кондрахин посоветовал идти к врачу при наличии болей в грудной клетке


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: МЦД продлят до Калужской, Смоленской, Тульской и Ярославской областей



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Comedy Club

«Я сидел спиной к сцене между двумя незнакомыми людьми». Павел Воля в Comedy Club рассказал подробности о свадьбе Харламова




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Глава ВФХГ Винер заявила, что получает 168 тысяч рублей в месяц

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»


WTA

Камилла Рахимова вышла во второй круг WTA-1000 в Пекине, обыграв Кимберли Биррелл



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Яндекс

Дистрибьюция Музыки. Дистрибьюция Музыки в России. Дистрибьюция музыки в вк. Яндекс музыка дистрибьюция. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России