Удмурт активисты Артем Малыхка сугышка каршы митингта катнашуы өчен 15 мең сум штраф салынган
Мәхкәмәдә “Апология протеста” юристы чыгыш ясаган, Артем үзе бармаган. "Апелляциядә мәгънә күрмим, әмма юрист әле Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә чыгу мөмкинлекләре бар дип аңлатты", дип сөйләде Артем.