Әлмәттә 98 подъездга керү ишеген алыштырачаклар
Әлмәттә быел капиталь ремонт программасы кысаларында сынау режимында 21 йортта подъезд ишеген алыштыру көтелә. Ишекләр ике кат пыялалы, тимердән эшләнгән булачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белән туры эфир барышында үсеш департаменты директоры Алексей Лазарев сөйләде.
Шәһәрдә мондый практика булган инде - 2013 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Совет урамындагы 153нче йортның подъездларына шундый ишекләр куелган булган. Әлмәттә барлыгы 98 подъездга керү ишеге алыштырылачак. Бу уңайдан Тимур Нагуманов үзенең фикерләрен дә җиткерде. Бу турыда «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
«Мондый практика бүген Әлмәттә генә түгел, бөтен Россиядә, хәтта дөньяда да уңышлы булып санала. Йортларда подъездларга керү ишекләрен тимер ишекләргә, җитмәсә гадиенә түгел, ә зур пыялалы ишекләргә алыштыру мөмкинлеге табабыз икән, бу бик яхшы. Чөнки подъездга керүче кеше эчтә ниләр булганын, ә чыгып килүче кеше урамдагы хәлләрне алдан ук күреп торачак. Өстәвенә бу өстәмә яктылык чыганагы да булып тора», - диде ул.