Татарстанның Инвестиция-венчур фонды импортны алыштыра торган алты проектны финанслаячак
2022 елда Татарстанның Инвестиция-венчур фонды һәм сәнәгатьне үстерү фонды импортны алыштыруга юнәлдерелгән алты республика проектын финанслаячак, дип хәбәр итә ТАСС.
«Безнең проектларны сайлап алу критерийлары бар. Берничә критерий. Беренче критерий – импортны алыштыру. Икенче критерий – проектта иң яхшы технологияләр һәм өченче критерий – гамәлгә ашырылырга тиешле проект продукциясенең базар перспективасы булырга тиеш», – дип яза агентлык фонд директоры урынбасары Марсель Корбановның сүзләрен.
2021 ел эчендә Татарстанның Инвестиция-венчур фонды 256 миллион сумлык кредит биргән. Сәнәгатьне үстерү фонды импортны алыштыру программалары буенча инде 8 проект финансланган һәм аларның яртысы «Комплектлау әйберләре» программасында, дигән Корбанов.