Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән
Соңгы тәүлектә Татарстанда дүрт кеше коронавирустан үлгән. Шулай итеп, 1936 һәм 1963 елларда туган ике ир-ат һәм 1931 һәм 1935 елларда туган ике хатын-кыз ковид корбаны булган.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пандемия башланганнан алып республикада 1 938 кеше коронавирустан үлгән.