Казан үзәгендә суүткәргечтәге авария нәтиҗәләрен бетергәннәр
Кичә иртән Казан үзәгендә суүткәргечтә булган авария нәтиҗәләрен бетергәннәр.
Искәртик, меценат һәйкәленнән ерак түгел Меңьеллык мәйданында торба тишелгән.
«Авария нәтиҗәләрен бетердек. Опрессовка үткәрәләр», - дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте үз Телеграм каналында.
Эшчеләр әлеге урынны төзекләндерүгә керешә.
Торба тишелү сәбәпле, 94 торак йорт, 3 балалар бакчасы һәм 4 мәктәп сусыз калган. Шулай ук 2нче маршрут троллейбусы хәрәкәте биш сәгатькә якын туктап торган.